tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта Сабан туе утызынчы мәртәбә үткәреләчәк
Сургутта Сабан туе утызынчы мәртәбә үткәреләчәк

Сургутта Сабан туе утызынчы мәртәбә үткәреләчәк

18 июнь көнне Сургут каласында татарларның милли бәйрәме Сабан туе узачак. Аны быел 30 нчы тапкыр үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли-мәдәни оешмасы хәбәр итте.

Билгеле булганча, бәйрәм “Спортивное ядро” стадионында сәгать 11 дә башлана. Чарага Татарстан һәм Башкортстаннан да артистлар килүе көтелә. Спорт ярышлары, җирле иҗат төркемнәренең чыгышлары, әлбәттә инде, милли көрәш, бәйрәмнең бизәге булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

“Татар-информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*