tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Свердлау өлкәсендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтәчәк
Свердлау өлкәсендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтәчәк

Свердлау өлкәсендә татарча көрәш буенча Россия беренчелеге үтәчәк

21-24 март көннәрендә Свердлау өлкәсендәге Красноуфимск шәһәрендә  татарча көрәш буенча Россия 2014 ел беренчелеге үтәчәк. Әлеге ярышлар төбәкара, бөтенроссия, халыкара спорт чараларының бердәм планына рәсми рәвештә беренче мәртәбә кертелде.  Беренчелеккә Россия Федерациясенең иң көчле көрәшчеләре чакырылды.

Свердлау өлкәсе бөтен илдән көрәшчеләрне һәм көрәш сөючеләрне еш җыя. Ел саен Красноуфимскта көрәш спорт төренең абруйлы ярышларының берсе – “Урал кубогы” үтә. Аның уңышлы тәҗрибәсе 2014 ел Россия беренчелеген биредә үткәрергә этәрде. Манчаж авылында урнашкан спорт-тернәкләндерү үәзгендә яшь көрәшчеләр көч сынашачак.

Ярышлар ике яшь буенча бүленгән төркемдә оештырыла: 15-16 һәм 17-18 яшьтәгеләр. Өч йөзләп спортчы 9 авырлык үлчәүендә катнашачак дип көтелә.  

– 15-16 яшьтәге егетләр: 45кг, 50кг, 55кг, 60кг, 65кг, 70кг, 75кг, 80кг, 80+кг.

– 17-18 яшьтәге егетләр: 55кг, 60кг, 65кг, 70кг, 75кг, 80кг, 85кг, 90кг, 90+кг.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*