tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызрань мәчете утыз еллык юбилеен бәйрәм итте
Сызрань мәчете утыз еллык юбилеен бәйрәм итте

Сызрань мәчете утыз еллык юбилеен бәйрәм итте

15 ноябрьдә Сызраньның Декабристлар урамында урнашкан Үзәк мәчетенең 30 еллык юбилее узды.

Бәйрәмдә шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Романенко, шәһәр Думасы депутаты Эльдар Мәҗитов, Самара Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Иршат хәзрәт Сафин, Россия Герое Дамир Йосыпов, Ульяновск өлкәсе Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин һәм башкалар катнашкан.

Юбилей тантаналары алдыннан кунаклар Сызраньның Җәмигъ мәчете төзелеше белән танышып чыкты. Бәйрәмне Сызрань Җәмигъ мәчетенең өлкән имамы Илгизәр Сәгъдиев ачкан.

«ХХ гасыр башында мөселманнар бер җәмгыять булып оешты. Алар, мәчеткә урын сорап йөри-йөри, ниятләренә ирешеп, шәһәр тарихында беренче мәчет тә төзи башлаган», – ди ул.

1917 елгы хәлләр ошбу изге эшне туктаткан. 1988 елда гына, илебездә яңа җилләр исә башлагач, татарлар берләште һәм «Сызрань мөселманнары җәмгыяте» дип аталган мәхәллә оештырды.

«Имам итеп Гаделхак Мансуровны, рәисе – Габделхак Хәмитовны сайлыйлар һәм 1989 елда, Декабристлар урамындагы бер бинаны сатып алып, аны мәчет итеп җайлыйлар. Менә шуңа күрә без быел мәчебезнең 30 еллыгын үткәрәбез», – дип аңлатты хәзрәт.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*