tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сызраньдагы Җәмигъ мәчетенә татар дин галиме исеме бирелергә мөмкин
Сызраньдагы Җәмигъ мәчетенә татар дин галиме исеме бирелергә мөмкин

Сызраньдагы Җәмигъ мәчетенә татар дин галиме исеме бирелергә мөмкин

ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сызрань Җәмигъ мәчете баш имамы, Самара өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте Президиумы әгъзасы Илгизәр хәзрәт Сәгъдиевне кабул итте. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда сүз дини белем бирү һәм мөселманнар арасында рухи кыйммәтләрне саклау өлкәсендә хезмәттәшлек юнәлешләрен урнаштыру турында барды. Илгизәр хәзрәт шулай ук Сызрань шәһәре Җәмигъ мәчете төзелеше барышы хакында сөйләде. Әлеге мәчет гыйбадәт йорты булудан тыш, Сызрань һәм Самара өлкәсе татарларының милли берләшү үзәге булып та хезмәт итәр дип планлаштырыла.

Камил хәзрәт мәчетне татар дин галимнәренең берсенең исеме белән атарга тәкъдим итте.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*