tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкент шәһәрендә милли бәйрәмебез – Сабан туе уза
Ташкент шәһәрендә милли бәйрәмебез – Сабан туе уза

Ташкент шәһәрендә милли бәйрәмебез – Сабан туе уза

Бүген, 19 июньдә, Ташкент шәһәрендә милли бәйрәмебез -Сабан туе уды. Быел ул татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең 30 еллыгына һәм Ташкент шәһәрендәге Башкорт иҗтимагый мәдәни үзәгенең 30 еллыгына багышлана.

Бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илнур Гарипов котлады.

Чарада шулай ук Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә элемтәләр комитеты рәисе Рөстәмбәк Корбанов, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Олег Мальгинов, Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество җитәкчесе Михаил Вождаев, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Азат Бәдранов, Башкортостан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Татарстанның Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Айдар Әхтәрәев катнашты., Башкортстан Республикасының Үзбәкстандагы вәкиле Марсель Әсфәндияров, Ташкент шәһәре Хокиме киңәшчесе, сенатор Рөстәм Колонов, Үзбәкстан Республикасы татарларының Аксакаллар советы рәисе Рим Гыйниятуллин, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, А. З. Вәлиди исемендәге башкорт мәдәни үзәгенең рәисе Ринат Гуляев, Үзбәкстан Республикасының туризм һәм мәдәни мирас министры урынбасары Ботир Шахриеров, Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Ташкашебаев һ. б.катнашты.

Бәйрәмне ачу тантанасы Үзбәкстан, Татарстан һәм Башкортстанның сәнгать осталары, Ташкентның Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге һәм башкорт иҗтимагый мәдәни үзәге үзешчән ансамбльләре һәм башкаручылары катнашында театральләштерелгән тамаша, зур концерт программасын үз эченә ала. Биредә шулай ук Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясавы – милләттәшләребез өчен зур бүләк булды.

Үзбәкстанда 130дан артык милләт һәм этник төркемнәр, шул исәптән татарлар яши.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*