tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта унынчы “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финал ярышлары башланды
Ташкентта унынчы “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финал ярышлары башланды

Ташкентта унынчы “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финал ярышлары башланды

Бүген, 17 сентябрь, Үзбәкстан Респбуликасы Ташкент шәһәрендә унынчы “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финал ярышлары үтә. Халыкара “Татар кызы” бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора.

Үзбәкстан Хөкүмәте Кабатланмас бәйгене оештырган өчен Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы хөкүмәтенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына чын күңелдән олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чараны тантаналы рәвештә ачып җибәрер өчен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка сүз бирелде.

“Насыйп иткәч, менә бит, үзебезнең туганнарга, Үзбәкстанга, Ташкентка килеп җиттек. Бүген бергәләп зур горурлык белән үзебезнең дөньякүләм үтә торган “Татар кызы” бәйгесен үткәрәбез һәм шушы очрашуга мин бик шат. Һәрберегез белән, кадерле милләттәшләр, бөек Тукай телендә исәнләшәм. Исәнмесез!”- диде Милли Шура рәисе.

Шулай ук Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Үзбәкстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*