tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы” халыкара бәйгесенең җиңүчесе билгеле!
“Татар кызы” халыкара бәйгесенең җиңүчесе билгеле!

“Татар кызы” халыкара бәйгесенең җиңүчесе билгеле!

Бүген, 17 сентябрь, Үзбәкстан Республикасы Ташкент шәһәрендә Халыкара “Татар кызы”  бәйгесенең финал ярышлары үтте.

Бәйгенең җиңүчесе – Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева. Альбина 11 яшькә кадәр бию белән шөгыльләнгән, әдәбият һәм психология белән кызыксына, татар халык ашларын пешерергә ярата, буш вакытларында модель, стилист-визажист булып эшли.

Җиңүчегә машина ачкычларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев тапшырды.

Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров төрле номинациядә җиңүчеләрне бүләкләде:

“Иң ягымлы кыз” – Гайнетдинова Аделина;
“Иң зур ачыш” – МөрәхмәДова Диана;
“Иң зыялы кыз” – Котдусова Айгөл;
“Иң уңган кыз” – Гомәрова Зәринә;
“Иң ихлас кыз” – Җамалетдинова Эльназ;
“Иң зирәк кыз”- Миңһаҗева Назлыгөл;
“Иң максатчан кыз” – Абдуллина Динә;
“Иң ялкынлы кыз”- Хатыбҗанова Илсинә;
“Иң моңлы кыз” – Идрисова Алсу;
“Иң тырыш кыз” – Фагаманова Әлфия;
“Иң иҗади кыз” – Байбәкова Камилә;
“Иң назлы кыз” – Палютина Галия;
“Иң нәзакәтле кыз”- Медведева Альбина.

“Татар кызы” бәйгесе – матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме. Татар кызларының күркәм сыйфатларын, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, сәләтен күрсәтү — бәйгенең төп максаты булып тора.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*