tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чорга ят дәрәҗәдә гадел зат»
«Чорга ят дәрәҗәдә гадел зат»

«Чорга ят дәрәҗәдә гадел зат»

Өлкәбезнең Киндерле авылы егете Шәүкәт Гаделша 16 сентябрьдә туган көнен каршы ала. Аңа 74 яшь тула. Шәүкәт Сибгатулла улы быел зур бүләк иясе булды – аның шигырьләрен югары бәяләп Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге премия тапшырды.

Шәүкәт абый белән укучыларыбыз яхшы таныш. Аның Түбән Тәүде районындагы Киндерле мәктәбендә укыган чорда ук каләм тибрәтә башлавын да беләбез. Аннары ул Ялуторда һөнәр үзләштерә. Кая гына эшләмәсен, язуын беркайчан да ташламый. Иҗатка мәхәббәт үзен Казан дәүләт университетына алып килә. Хезмәт юлы дипломдагы һөнәр буенча гына бармаса да, дистәгә якын саллы шигырь җыентыклары язып өлгерә.

Казан һәм Себер татарлары баласы булган Шәүкәт аганың шигырьләре үзенчәлекле. «Ул бөтен барлыгы, асылы белән үзенчә, Шәүкәтчә. Бер караганда аңарда чын табигатьтән иңгән самимилек, беркатлылык шаккаттырса, икенче караганда шул ук табигать кануннарына таянып чыгарган гомумиләштерүләре, фәлсәфи фикере әсир итә. Әлбәттә, аның әхлакый сурәтенә табигатьтән иңгән тагын бер сыйфатны ягарга тиешбез: ул безнең чорга ят дәрәҗәдә гадел зат. Исеме дә аның – Гаделша бит», – дип яза хөрмәтле якташыбыз турында татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов.

Менә шундый фәлсәфи карашлы, тәэсирле шигырьләр иҗат итүче хәбәрчебез, ярдәмчебез, киңәшчебез, якташыбыз Шәүкәт Гаделша белән бик тә горурланабыз. Гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа себерчә сәламәтлек, иҗат чишмәсенең кайнап торуын, күңел тынычлыгы телибез.

«Яңарыш» газетасы редакциясе хезмәткәрләре, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*