tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташкентта яшәүче милләттәшләребез “Чәй бәйрәме”нә җыелды
Ташкентта яшәүче милләттәшләребез “Чәй бәйрәме”нә җыелды

Ташкентта яшәүче милләттәшләребез “Чәй бәйрәме”нә җыелды

Шушы көннәрдә Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге “Чәй бәйрәме”н үткәрде. Әлеге бәйрәмдә чәй тарихы, татарларның чәй әзерләү үзенчәлекләре, аңа нинди үләннәр кушылуы, хуҗаларны үпкәләтмәс өчен ничә чынаяк эчәргә кирәклеге һәм чәйне дөрес итеп эчү турында сөйләнде.
Билгеле булганча, элек-электән татарлар кунакларны, тәүлекнең кайсы вакыты һәм кунакның кем булуына карамастан, чәй өстәле әзерләп каршы ала. Чәй табынында авыл тормышы, хәл-әхвәл белешәләр, мөһим килешүләр төзиләр һәм яшьләрнең киләчәк язмышын хәл итәләр. Бүген дә бу гадәт сакланып килә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*