tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азәрбайҗандагы милләттәшләребез Баку шәһәренең татарлар белән бәйле истәлекле урыннарын барлады
Азәрбайҗандагы милләттәшләребез Баку шәһәренең татарлар белән бәйле истәлекле урыннарын барлады

Азәрбайҗандагы милләттәшләребез Баку шәһәренең татарлар белән бәйле истәлекле урыннарын барлады

Шушы көннәрдә Азәрбайҗанның Баку шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез җыелышып, Бакуның татарлар белән бәйле истәлекле урыннары буенча интерактив квест уздырды. Катнашучылар берничә командага бүленеп, кайчандыр Бакуда яшәгән һәм иҗат иткән атаклы татарлар белән бәйле шәһәрнең төрле урыннарын ачыклады.

Азәрбайҗанның «Яшьлек» татар яшьләре үзәге тарафыннан оештырылган әлеге үзенчәлекле квест бик мавыктыргыч атмосферада узды.  Уен барышында катнашучылар Азәрбайҗан татарлары турында күп кенә кызыклы тарихи мәгълүмат белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының

Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*