tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТАССРның 100 еллыгына шигъри котлау
ТАССРның 100 еллыгына шигъри котлау

ТАССРның 100 еллыгына шигъри котлау

Чиләбе өлкәсендә яшәүче шагыйрь Ирек Сабиров котлау сүзләрен шигъри юллар аша җиткерә.

ТАТАРСТАН

Читтә яшәсәм дә, күреп торам

Илемдәге алга китешне:

Минем Ватаным да бүтәннәргә

Үрнәк булып үсеп җитеште.

“Без Ураллар!” – диеп йөз чөереп,

Әллә инде  артта калдыммы?

Һәр тарафта – Татарстан әйди,

Һәр өлкәдә Казан алдынгы

Ай-Ти, Иннополис… Һәр өлкәдә

Тик бер Казан шөһрәт казанган.

Ә без Чиләбене эткәлибез,

Калышмасын, диеп, Казаннан…

Уралларга җитә аның нуры,

Себерләргә җитә гайрәте.

Дөнья халыкларын шаккатырып,

Үсә, гөрли Татар дәүләте!

                                                                      Ирек Сабиров

Чиләбе өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*