Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде
Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде

Татар ашлары рецептлары тупланган яңа китап дөнья күрде

«Хәтирә. Татар бәхете рецептлары» дип исемләнгән басма «Юлбасма» нәшрияте тарафыннан чыгарылган. Бу хакта нәшриятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәтирә. Татар бәхете рецептлары»ның авторы — Алинә Садриева. Ул үзенең Хәтирә әбисе пешерә торган ризыкларның рецептларын, аның хәтирәләрен туплаган. Шулай ук басмада ризыклар хакында кызыклы мәгълүматлар да урнаштырылган. Алары хакында Динә Хәбиб язган.

Китап рус һәм инглиз телләрендә бастырылган. «Юлбасма»ның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге сорауларга караганда, «Хәтирә. Татар бәхете рецептлары»н чит илләрдә яшәүче милләттәшләр үз итеп өлгергән. Китапның татар телендәге варианты бер айдан әзер булыр дип көтелә.

Лилия Локманова 

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*