Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар авыллары эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде
Татар авыллары эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Татар авыллары эшмәкәрләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде

Казанда бөтен Россиядән җыелган кече һәм урта бизнес вәкилләренә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим иттеләр. Бу чара татар авыллары эшмәкәрләре җыенын ачып җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, Казанда сигезенче тапкыр Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Әлеге чарада илнең 40ка якын төбәгеннән 800ләп кече бизнес, фермер хуҗалыгы һәм шәхси хуҗалык вәкилләре катнаша.

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, стратегик документны төзү буенча эшче төркем җитәкчесе Дания Заһидуллина узган елда татар халкының стратегик документы төзелә башлавын искәртеп узды, бүгенге көндә башкарылган эшләргә тукталды.

Документ эскизын тәкъдим итү барышында, ул документ нигезе итеп сайланган шигарь, төп принциплар, таяну нокталары турында сөйләде. Дания Заһидуллина сүзләренчә, эскиз даими рәвештә үзгәртелә, аңа яңа тәкъдимнәр өстәлә. Залда җыелган һәр кеше документны эшләүдә катнаша һәм үз тәкъдимнәрен җибәрә ала, дип белдерде ул.

– Сез үз җирлекләрегездә абруйлы, зыялы, үз сүзегезне, үз фикерегезне җиткерә алырдай, милләтне саклау юнәлешендә матди ярдәм күрсәтә алырдай кешеләр. Милләтнең киләчәге Сезнең дә кулларда, – дип белдерде Дания Заһидуллина.

Эшмәкәрләр документка бәйле сорауларын бирә алды, үз тәкъдимнәрен җиткерә алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*