tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев товар ярлыкларында татарча мәгълүмат язылуына ирешергә кирәклеген әйтте
Васил Шәйхразиев товар ярлыкларында татарча мәгълүмат язылуына ирешергә кирәклеген әйтте

Васил Шәйхразиев товар ярлыкларында татарча мәгълүмат язылуына ирешергә кирәклеген әйтте

Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтүенчә, товар продукциясе ярлыкларында мәгълүматның татар телендә дә язылуына ирешергә кирәк. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинеты каршындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында әйтте.

“Без дәүләт телләрен бертигез куллану мәсьәләсендә товар җитештерүчеләр белән авырлыкларга юлыктык. Сүз чыгарыла торган продукциягә, инструкциясендә, төргәгендә, ярлыкларда язуларга кагыла”, – диде вице-премьер.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында закон бу мәсьәләдә ирек куйса да, без Татарстанда яшибез, законны хөрмәт итәбез. Мин Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыкларының бу мәсьәләдә аңлау табып, товар продукциясендә мәгълүмат татар телендә дә язылуына ирешүне сорар идек”, – диде Васил Шәйхразиев.

Аның сүзләренчә, муниципаль берәмлек башкарма комитетлары хисап мәгълүматлары буенча, 2018 елда сәүдә нокталарында ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процент дәрәҗәдә булган. Социаль хезмәт күрсәтү предприятиеләрендә ике дәүләт телендә белешмә бирү 73 процент тәшкил итә. 2018 елда берәмле сәүдә белән шөгыльләнүче 393 предприятиедә татар телендә басма продукция сатылган.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/14/182565/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*