tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авылы” конкурсының җиңүчеләре билгеле
“Татар авылы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

“Татар авылы” конкурсының җиңүчеләре билгеле

Хөрмәтле милләттәшләр, “Татар авылы” конкурсында катнашучылар! Менә, ниһаять, бәйгенең иң кызыклы һәм шул ук вакытта иң четерекле мизгеле килеп җитте. Бу – җиңүчеләрне билгеләү вакыты. Әлбәттә, конкурс һәрвакыт матур, дулкынландыргыч  мизгелләре, җиңү шатлыклары, кайвакыт төрле бәхәсләр, хәтта үпкәләп кую кебек хисләр белән тулы. Шулай да ул безне үзенә тартып тора, анда катнашкан саен катнашасы килә.

“Татар авылы” конкурсы бик үзенчәлекле,  тормыш сынаулары чолгап алган вакытка туры килде. Ул безне ничектер берләштерде, тагын да дуслаштырды. Бәйгедә катнашучылар өчен тавыш бирүдә кемнәр генә катнашмады. Һәм оештыручыларга, мондый зур көрәш барышыннан җиңүчеләрне ачыклау, шулай ук җиңел булмады.Озак уйлаштык, киңәштек һәм нәтиҗәләр чыгардык. Алар белән яхшылап танышканнан соң, безнең белән сез дә килешерсез дип өметләнеп калабыз.

Җиңүчеләрне тавыш бирү юлы белән сайлау каралса да, без гаделлек ягында торып, нәтиҗәләр ясауга башка юл белән килдек. Тавыш бирү барышында бик актив районнар, авыллар булды. Алар үзләренең катнашучылары өчен мөмкин булганча тырышты. Әфәрин, без шундый бердәм авылдашлар, якташлар булуына бик шатланып күзәттек.

Әгәр оештыручылар нәтиҗәне шул тавыш бирүгә карап кына ясаса, безнең конкурсның барлык номинацияләрендә дә диярлек бер үк район, бер үк авыл кешеләре җиңәр иде. Бу очракта, бәйгедә катнашучы башка милләттәшләребез читтә калачак. Алар арасында да  конкурска бик кызыклы фотолар, эчтәлекле язмалар җибәрүчеләр күп бит.

Конкурста катнашучылар саны буенча да, тавыш бирүләр буенча да иң актив халык – Татарстанның Саба районында булып чыкты. Биредәге Кибәче, Арташ, Олы Нырты, Явлаштау, Юлбат, Иләбәр, Килдебәк авылларында бик тырыш, уңган, бердәм кешеләр яши икән. Мисал өчен, Кибәче авылында яшәүче Маһирә апа Садыйкова турындагы язмага 12766 кеше тавыш бирде. Ә Арташ авылында яшәүче Гөлгенә Фәләхова турындагы язма өчен 11693 кеше. Бу гаҗәеп зур саннар. Әлеге исемлекне алга таба да дәвам итәргә була. Шулай ук активлык буенча, Сабалардан Сарман районы халкы да калышмый. Куҗак, Ләшәү-Тамак, Яхшыбай, Рангазар, Саклаубаш, Иск Минзәләбаш һ.б. авылларның кешеләре конкурска бик бик матур эшләр юллады. Алар да күп тавыш җыйды.

Чит төбәкләр арасында Чувашиядә гомер итүче милләттәшләребез активлык күрсәтте. Ә гомумән алганда, конкурска эшләр Төмән, Пенза, Киров, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь, Ставрополь крайлары, Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан, Чувашия республикалары, Төркия, Татарстаннан – Саба, Сарман, Апас, Мамадыш, Балтач, Балык Бистәсе, Әтнә, Актаныш һ.б районнардан килде. Кыскасы, барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 дән якын кеше катнашты. Без сезгә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Инде җиңүчеләрне игълан итик. Инстаграмда барган конкурста:

“Авылым кешеләре” номинациясендә:

1 нче урын: “Миңнебаева Гөлшат Габдулла кызы” турындагы язма. ( Автор: Сарман районы, Ләшәү-Тамак мәдәният йорты)

2 нче урын: “Чертуш авылының игелекле кешеләре” турындагы язма. (Автор: Яңа Чишмә районы, Чертуш авылы мәдәният йорты)

3 нче урын: “Баш агроном Сафиуллин Рәис Сәләхетдин улы” турындагы язма. (Автор: Әлфинур Сафиуллина, Балтач районы, Чутай авылы)

“Авылым бизәкләре” номинациясендә:

1 нче урын: “Тере табигать” ( Автор: Диана Исмаилова, Ставрополь крае, Кече Барханчык авылы)

2 нче урын: “Бу чыршылар-тере һәйкәлләр”. (Автор: Лилия Купаева, Әлмәт районы, Бишмунча авылы)

3 нче урын: “Авылым миллилеген югалтмаска тырыша” һәм  “Төркиядәге Куруһөюк авылы” исемле язмалар. (Автор: Зара Кебир, Актаныш районы, Иске Кадермәт авылы)

Иншалар буенча уздырылган конкурста:

“Авылым кешеләре” номинациясендә: 

1 нче урын: “Авылыбызның ярдәмчел иганәчесе” язмасы. (Автор: Рузилә Хәмдиева, Чувашия республикасы, Озын Куак авылы)

2 нче урын: “Әткәм хәтирәләре” язмасы. (Автор: Рәфинә Хөсәенова (Шәйхулова), Башкортстан республикасы, Туймазы шәһәре)

3 нче урын: “Әнием турында” язмасы. (Автор: Альбина Инсафутдинова, Сарман районы, Рангазар авылы)

“Авылым бизәкләре” номинациясендә: 

1 нче урын: “Туган авылым-Балыклы” язмасы. (Автор: Фәнзилә Салихова, Кукмара районы, Балыклы авылы)

2 нче урын: “Бәрәскә мәчете” язмасы. (Автор: Алсу Хәйруллина, Әтнә районы, Бәрәскә авылы)

3 нче урын: “Авылым бизәге – һәйкәл” язмасы. (Автор: Гөлфия Зейдуллина, Чувашия республикасы, Чичкан авылы)

Конкурсның Гран-при бүләгенә Саба районы лаек. Инде әйткәнебезчә, бу районның бик күп авыллары әлеге конкурста катнашты. Иң күп тавыш җыючылар да сабалылар булды. Оештыручылар аларны Гран-прига лаек дип тапты һәм урыннар билгеләгәндә, Саба районы катнашмады. Оештыручылар мондый карар гадел булыр дигән фикергә килде. Алдан вәгъдә ителгәнчә, Гран-при алган авылга, бу очракта Саба районында, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән матур бәйрәм оештырылачак. Анда артистлар да катнашачак. Әлеге чара коронавирус буенча үзизоляция тәмамлангач үткәрелер. Вакытын алдан хәбәр итәрбез. “Авылым бизәкләре” номинацияләрендә 1 нче урын алган авылларда “Яңа гасыр” каналында чыгучы  “Халкым минем” тапшыруы төшереләчәк.

Конкурста катнашучылар арасында Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәт хатларына лаек булучылар да бар:

Зөһрә Касыймова, Удмуртия республикасы, Кистем авылы

Зәкия Мтеева, Чувашия республикасы, Шыгырдан авылы

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы

Уминур Кучуткова, Омск өлкәсе, Сибиляк авылы

Наилә Җиһаншина, Түбән Новгород өлкәсе, Кочка-Пожар авылы

Нурисә Боһабиева, Киров өлкәсе, Иске Пенәгәр авылы

Азат Кашапов, Зәй районы, Сармашбаш авылы

Ләйсирә Бәхтегәрәева, Сарман районы, Куҗак авылы

Ринат Сөннәтов, Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Грибан авылы

Алсу Дияр, Мамадыш районы, Югары Яке авылы

Җиңүчеләрне  тәбрикләү тантанасының төгәл вакыты  короновирус буенча үзизоляция тәмамланганнан соң, сайт һәм инстаграм аша хәбәр ителәчәк. Очрашканга кадәр!

Исегезгә төшерәбез:  «Татар авылы» конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылды. Аңа старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелгән иде. 10 нчы мартта тәмамланды. Конгресс сайтында 03-15 нче апрельгә кадәр катнашучылар өчен тавыш бирү оештырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*