tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар эшмәкәрләре хезмәттәшлек итә
Татар эшмәкәрләре хезмәттәшлек итә

Татар эшмәкәрләре хезмәттәшлек итә

Ульяновск өлкәсе һәм Мордовия Республикасының татар милли-мәдәни автономияләре туган телебезне һәм халкыбызның мәдәниятен саклап калып үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек итәләр.

Моннан өч ел элек Ульяновск шәһәрендә Мордовия Республикасы татарлары мәдәнияте көне узган иде. Шушы күркәм вакыйга уңаеннан Татар мәдәнияте үзәгендә Мордовия татар рәссамнары күргәзмәсе, хәләл ризыклар сәүдә ярминкәсе һәм иҗат коллективлары концерты оештырылды. Истәлекле очрашу нәтиҗәсе буларак, Ульяновск өлкәсе һәм Мордовия Республикасы татар милли-мәдәни автономияләре рәисләре мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү турында килешүне имзалаган иде.

Ә шушы көннәрдә генә Ульяновскида Мордовия Республикасының татар эшмәкәрләре клубы вәкилләре булып китте. Алар өлкә автономиясенең эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге, Татар мәдәният үзәге эшчәнлеге белән таныштылар, шулай ук Әсхать Маликов җитәкчелек иткән “Бостон” фирмасында булдылар. Очрашу ике төбәк татар эшмәкәрләренең үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куюы белән тәмамланды. Шулай ук март аенда Саранскида Идел буе татар эшмәкәрләре ассоциациясен оештыру җыелышы узачагы хакында билгеле булды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*