tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә
Татар филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә

Татар филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Республика байлыгы» дип аталган өр-яңа музыкаль проект тәкъдим итә. 27 август Әлмәт «Нефтьче» мәдәният сарае, 28 август Түбән Кама «Халык иҗат йорты»нда матур концерт узачак. Проект җитәкчесе – Татарстан Республикасының халык артисты Вил Усманов. Концертны алып баручы – Алсу Мөлекова. Кичәнең музыкаль бизәлеше өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» инструменталь ансамбле җавап бирә.

Концертта яраткан артистлар башкаруында иң матур татар җырлары яңгыраячак! Музыкаль программада Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резидә Галимова, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие солистлары Алисә Мамина, Гөлнара Байназарова, халыкара конкурслар лауреатлары Артур Исламов, Илгиз Зәкиев, Алмас Хөсәенов чыгышлары көтелә. Алар башкаруында инструменталь әсәрләр һәм җырлар яңгырыячак.

«Республика байлыгы» концертына рәхим итегез!

Чыганак: mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*