tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар фильмына кастинг игълан ителә
Татар фильмына кастинг игълан ителә

Татар фильмына кастинг игълан ителә

Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар.

«Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.

«Актерлар эзлибез. Театр училищесында булдык. 28 гыйнварда барлык теләүчеләрне „Татаркино“ бинасына кастингка чакырабыз», — дип яза продюсер. Кастинг 11.00 сәгатьтә башлана.

«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.

Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*