tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкы яшәгәндә, Фәнис Яруллин исеме дә яшәргә тиеш
Татар халкы яшәгәндә, Фәнис Яруллин исеме дә яшәргә тиеш

Татар халкы яшәгәндә, Фәнис Яруллин исеме дә яшәргә тиеш

Казан үзәгендә, Жуковский урамы, 9 йорт адресы буенча урнашкан яраткан шагыйребез Фәнис Яруллин яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды. Истәлек тактасы ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды тарафыннан, фондның идарә рәисе һәм Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ярдәме белән урнаштырылды.

Тантаналы чарада шагыйрьнең тормыш иптәше Нурсөя ханым, хөрмәтле кунаклар, шагыйрь-язучылар, Фәнис Яруллин иҗатын яратучылар катнашты.
«Бөек шагыйребезнең безнең арадан китүенә дә 10 ел була икән. Шушы шәхесебезгә мемориаль такта кую өчен ун ел көтәргә кирәк булдымы икән? Кешенең кадере ул күпләрнең хәтерендә булган вакытта булырга тиеш. Ул тумыштан язмыш сынавына эләгеп, гомере буе көрәшеп яшәгән шәхес! Мин аны авыр язмыш батыры буларак кабул итәм. Тормышка хөсетләнеп карамыйча, «Мин тормышка гашыйк», дип яза» – диде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.

Чыгыш ясаучыларның һәркайсы аның батыр, көчле йөрәкле, киләчәккә өмет белән карап яши торган шәхес икәнен кабат-кабат искә алып, Фәнис Яруллин белән бәйле хатирәләрен яңартты. Барыбызга да шагыйрь буларак якын булган Фәнис абый проза, драматургия юнәлешендә дә зур уңыш казана. Әйтик, «Әнә килә автомобиль» спектакле генә дә Камал театрында бер ел эчендә 200 тапкыр уйналган. Гиннеслар китабына керерлек хәл бу, дип искә алды Татартстанның халык артисты Равил Шәрәфиев. «Мин Фәнис Яруллин янына Туфан Миңнуллин белән бардым. Башта күңелем төшәр, дип каршы төшсәм дә алып барды. Күпме утырганбыздыр белмим, аның яныннан чыкканда минем күңелем төшеп түгел, аннан үрнәк, ныклык, оптимизм алып чыктым. Ул мине батыр итеп чыгарды», – диде ул.

«Ниһаять, шушы көнне дә күрергә насыйп булды. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Ул Фәнис абыебыз шәхесен, иҗатын мәңгеләштерү буенча күп эшләрнең башлангычында тора. Фәнис абыйның якташлары – Баулы районы җитәкчелегенә, халкына да зур рәхмәт. Безнең бөтен эштә дә сез – таянычыбыз», – дип чарага килгән барлык халыкка да, скульптор Фәнил Вәлиуллинга да рәхмәт сүзләре җиткерде туганы Сәүия Хәкимова. Үзенең дә, Нурсөя ханымның үтенечен дә җиткереп: «Фәнис Яруллин исемен Казанның берәр урамына биреп булса, безнең өчен бик зур шатлык булыр иде», – дип җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгать инде якташлары тарафыннан да берничә тапкыр күтәрелгән, ләкин хәзерге көнгә кадәр тормышка ашмыйча кала бирә. Халыкның «бу вакыйганы да Нурсөя апабызга күрергә насыйп булсын иде» дигән теләкләренә без дә кушылабыз. Татар халкы яшәгәндә, Фәнис Яруллин исеме дә яшәргә тиеш.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*