tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат
Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат

Татар халкының генеалогиясен өйрәнүче Адил Беляев вафат

Мәскәүдә 89нчы яшендә татар халкының генеалогиясен өйрәнүче, гомер буе төрле династияләрнең килеп чыгышы һәм туганлык тарихын өйрәнгән Адил Беляев вафат була.

Адил Беляевны соңгы юлга 27 гыйнвар озатачаклар. Аны Даниловск мөселман зиратында хатыны янына җирлиячәкләр.

Белеме буенча Адил Беляев төзүче була. Россиянең атказанган төзүчесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты исеменә ия, күп кенә әһәмиятле объектларны төзүдә катнашкан.

Адил Беляев күп еллар дәвамында Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарларының иҗтимагый тормышында катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*