tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык хоры Ураза гаете белән котлап, Казан Кремлендә дини җырлар башкарды
Татар халык хоры Ураза гаете белән котлап, Казан Кремлендә дини җырлар башкарды

Татар халык хоры Ураза гаете белән котлап, Казан Кремлендә дини җырлар башкарды

Казан федераль университетының Татар халык хоры Казан Кремленең «Хәзинә» музей галереясендә «Җыр керсен күңелгә!» дигән концерт программасын тәкъдим итте. Концерт башында барлык мөселманнарны Ураза гаете бәйрәме белән котлап, «Изге Рамазан», «Сөбханалла» кебек дини җырлар яңгырады.

«Рамазан» җыры язылу белән, аны композитор Луиза Батыр-Болгаридан сорап, репертуарыбызга алдык, чөнки дингә багышланган җырларыбыз бөтенләй юк иде. Радиодан ул поп-музыка стилендә яңгырый, без аны хор өчен дүрт тавышка эшкәртеп башкарабыз. Луиза ханым концертларыбызда булды. «Үземнең әсәремне танымадым!» – дип, сокланып әйткән иде. «Сөбханалла» җырын да хор өчен эшкәрттем», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә хорның җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирнис Рәхимуллин.

Луиза Батыр-Болгари «Рамазан» җырының 1990 еллар башында язылганын сөйләде. «Илебезгә дин кайта башлагач язылды ул. Сүз уңаеннан, җырны язу идеясе, кушымтасындагы сүзләре – минеке, калган өлешен журналист, шагыйрә Наилә Яхина язды. Җырны Зилә Сөнгатуллина, Руслан Дәминов, Наилә Яхина башкарган иде», – дип искә алды ул.

«Ике ел элек җырга яңа сулыш керттек: шагыйрь Рәмис Аймәт яңа сүзләр иҗат итте, җырга тарих, дин белән бәйле бик күп сүзләр кертелде. Кушымтасы шул килеш калды. Бу да минем идея иде. Быел җырларымны туплап, ноталы җыентык чыгарырга планлаштырам. Анда «Рамазан» җыры яңа сүзләр белән кертеләчәк. Аннары җырны яздырасы булачак», – диде композитор.

Моннан тыш, концертта татар, латин, инглиз, француз, рус телләрендәге җырлар башкарылды. Хор коллективы 56нче сезонын япты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*