tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык җырлары фестивале-2017
Татар халык җырлары фестивале-2017

Татар халык җырлары фестивале-2017

Казан шәһәре Мәскәү районының Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиядә “Татар халык җырлары -2017” фестиваленең гала-концерты узды. Әлеге конкурсның шартлары буенча ел әйләнәсендә һәр сыйныф бер татар халык җырын өйрәнергә тиеш. Сайлап алу турында җиңеп чыккан сыйныф гала-концертта катнаша. 2017 елда сайлап алу турында 30 сыйныф көч сынашкан, нәтижәдә гала-концертка иң лаелы 13 сыйныф чыккан.

2 нче гимназиянең директоры, Татарстанның халык  укытучысы Камәрия Хәмидуллина фестиваль тарихында быелгысы 26нчысы  булуы турында ассызыклап узды. Уку дәверендә мәктәпне тәмамлаганда балалар ким дигәндә 11 татар халык жырын өйрәнеп чыгулары турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров татар конгрессы исеменнән катнашучыларга сәламләү сүзен җиткерде һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Укучыларның талантларын Гөлзада Сафиуллина, Риф Гатауллин, Нурания Җамали, Данис Шакиров һәм башкалар бәяләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*