tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Сәләт» үткәргән әдәби бәйгедә җиңде
«Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Сәләт» үткәргән әдәби бәйгедә җиңде

«Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина «Сәләт» үткәргән әдәби бәйгедә җиңде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Энҗе Габдуллина Флүс Латыйфи исемендәге X «Сәләткә нур булган йолдызлар» ачык әдәби конкурсының «Публицистика» (19-25 яшь категориясендә) номинациясендә 1 урын алды.

«Бәйге турында күптәннән беләм. 2021 елда да катнашып, беренче урын алган идем. Быел да публицистика номинациясенә «Интертат» электрон газетасында чыккан өч язмамны җибәрдем. Алар – «Мин – кулак кызы», «Даманскийда һәлак татар егете турында: «Әтисе мәетләр арасындагы улын миңеннән таныган», «Кабак үстерүче хәзрәт: «Кабакны өмә белән җыеп алалар, ә мин аларга көн дә ашка йөрим». Хезмәтемә югары бәя бирүләренә зур рәхмәт!» – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, балалар әдәбияте, драматургия, публицистика номинацияләре буенча узган.

  • Энҗе Габдуллина быел «Татар кызы – 2023» исеменә лаек булды.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*