tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты шәһәр буйлап әдәби экскурсиягә чакыра
Татар китабы йорты шәһәр буйлап әдәби экскурсиягә чакыра

Татар китабы йорты шәһәр буйлап әдәби экскурсиягә чакыра

Татар китабы йорты иртәгә, 12 август көнне, «Әдәби Казан» дигән шәһәр буйлап җәяүле экскурсия үткәрә.

«Бу экскурсияне беренче тапкыр оештырабыз. Маршрутның беренче ноктасы — безнең музей, Шәриф Камалның мемориаль фатиры. Чөнки утызынчы елларда күп кенә әдәби процесслар шушы йортта һәм шушы урамда барган. Шулай ук Кремль урамындагы берничә ноктада тукталачакбыз. Экскурсия матбугат йортында тәмамланачак», — диде Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин.

Шулай ук экскурсиягә килүчеләрне тарих фәннәре кандидаты Гөлназ Җиһангирова татар совет газеталары редакцияләре белән таныштырачак, Һади Такташ һәм Галиәскәр Камалның кайда эшләүләрен һәм башкалар турында сөйләячәк.

«Бу — безнең өчен сынап карау. Мондый форматтагы җәяүле экскурсияләр үткәргән юк иде әле. Уңышлы булса, киләчәктә дә дәвам итәрбез дип уйлыйм», — диде Айдар Шәйхин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Экскурсия иртәгә, 12 августта, 17 сәгатьтә Островский урамы, 15 йортта башлана.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*