tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар китабы йорты туган тел турында иң яхшы видео ясаучыларны бүләкләде
Татар китабы йорты туган тел турында иң яхшы видео ясаучыларны бүләкләде

Татар китабы йорты туган тел турында иң яхшы видео ясаучыларны бүләкләде

14-21 февраль көннәрендә Татар китабы йорты флешмоб оештырды. Ул үз язылучыларына туган тел турында видеога сүз, фикер әйтү тәкъдиме белән чыккан. Төрле илләрдә яшәүче татарлар бу флешмобка бик актив кушылган.

«Биредә җыелуыбызның ике зур сәбәбе бар. Беренчедән, Инстаграмда уздырган флешмобыбыз зур резонанс алды. Икенчедән – бүген Шәриф Камалның туган көне. Без язучының мемориаль фатиры урнашкан Татар китабы йортына аның туган көнендә җыелдык», – диде Татар китабы йорты директоры Луиза Янсуар.

«Бу арада безнең көнебез сезнең видеоларны караудан торды. Үзегез белән дә танышасыбыз килде. Флешмобыбыз дөнья күләменә таралды – Төркия, Австралия һәм башка илләргә дә барып җитте. Театр актерлары да катнашты, дин әһелләре дә кушылды», – дип санап үтте Татар китабы йортының проектлар кураторы Айгөл Абдрахманова.

Иң яхшы видеоларны сайлау өчен жюри да төзелгән. Аның рәисе итеп танылган шагыйрь Роберт Миңнуллин сайланган. Татарстан Язучылар берлеге урынбасары Рәмис Аймәт белән «Казан утлары» журналы хезмәткәре Ландыш Әбүдарова җәлеп ителгән. Татар китабы йорты вәкилләре Роберт Миңнуллинны «танылган блогер» дип билгеләп үтте.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, флешмобта нигездә балалар катнашкан. Җиңүчеләр дә күпчелек алар иде. Шулай ук, Чаллыдан «Ихсан» хәйрия фонды җитәкчесе урынбасары Рузил Ихсанов, «Бала-сити» мәктәбе мөгаллиме Гөлфия Габдуллаҗанова, яшь балалы Гөлназ белән Азамат Максимовлар гаиләсе билгеләп үтелде. Яшь гаилә «Туган тел»не бишек җыры форматында башкарган.

Катнашучыларның берсе – Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова иде. Ул Тукай шигырен укыган.

Җиңүчеләрне Татар китабы йорты директоры, шагыйрә Луиза Янсуар, язучылар Галимҗан Гыйльманов һәм Ландыш Әбүдаровалар котлады. Китап йортының бүләге – Татарстан китап нәшриятында басылган китаплар.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*