tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы танылган гармунчы Ринат Мөхетдиновка үзенчәлекле гармун бүләк итте

Татар конгрессы танылган гармунчы Ринат Мөхетдиновка үзенчәлекле гармун бүләк итте

Танылган гармунчы, бик күп конкурсларның Гран-при иясе, Россиядәге иң яхшы 10 гармунчы исемлегенә кергән Ринат Мөхетдинов бүген Бөтендөнья татар конгрессының бүләге – үзенчәлекле гармунга лаек булды. Бүләкне аңа Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Гармун бик үзенчәлекле тавышка ия. Аны ясау өчен генә дә 5 айга якын вакыт кирәк.  Ринат Мөхетдинов мондый бүләккә ия булуына шатлануын яшерми. “Бу уен коралы хәтта төшкә дә керми торган зур бүләк. Мин Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыевка, Бөтендөнья татар конгрессына хөрмәтләре өчен зур рәхмәтемне җиткерәм,”- ди гармунчы.

Данис Шакиров Ринат Мөхетдиновка киләчәктә дә милли чараларыбызда, “Уйнагыз, гарманнар” фестивальләрендә актив булып калуын һәм иҗади уңышлар теләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*