tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы җитәкчелеге IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек белән танышты
Татар конгрессы җитәкчелеге IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек белән танышты

Татар конгрессы җитәкчелеге IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек белән танышты

30 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев Яшел Үзән районына эшлекле сәфәр кылды. Биредә конгресс вәкилләре 2020 елның 19-21 март көннәрендә узачак IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына әзерлек белән танышып кайттылар.

Эшлекле сәфәр кысаларында Данис Шакиров һәм Фәрит Уразаев Яшел Үзән районы Олы Клүчә авылында урнашкан “Индюжина” хуҗалыгы эшчәнлеге белән таныштылар.

Татар конгрессы җитәкчелеген җирле эшмәкәрләр белән Татарстан Республикасының Яшел үзән районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин таныштырып йөрде. Ул март аенда узачак чараның мөһим булуын ассызыклады һәм җирле эшмәкәрләр арасында үзара хезмәттәшлек булдыру әһәмиятен билгеләп узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*