tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы җитәкчелеге  Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте музее белән танышты
Татар конгрессы җитәкчелеге  Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте музее белән танышты

Татар конгрессы җитәкчелеге  Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте музее белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Санкт-Петербург шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Ленинград өлкәсе Халыклар дуслыгы йорты каршында эшләп килүче Р.А.Хучашев исемендәге Татар мәдәнияте музее һәм Ленинград өлкәсе “Файда” татар мәдәнияте җәмгыятенең эшчәнлеге белән танышты. Бирегә шулай ук  БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев килде.

Кунаклар Дуслык Йорты территориясендә эшләүче татар мәдәнияте интерактив музеен һәм башка музейлар экспозицияләрен карадылар, «Файда» җәмгыяте белән алга таба уртак эш планын билгеләделәр. Кунакларга истәлек итеп Ленинград өлкәсе халыклары бәйрәм календарьлары һәм Дуслык Йорты һәм җирле үзидарә, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр комитеты заказы буенча нәшер ителгән милләтара тематикага багышланган китаплар тапшырылды. Дуслык Йорты китапханәсенә халык йолалары, гореф-гадәтләре һәм татар милли ашларына багышланган ике томлы китап бүләк ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*