tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды
Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Татар конгрессында Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында «Милли тормыш һәм дин» Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистларга форум программасы һәм аның кысаларында уздырылачак чаралар турында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев сөйләделәр.
19-21 май көннәрендә XII тапкыр уздырылучы форумга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы. Чарада шулай ук Донецк һәм Луганск Халык Республикаларыннан да 20 кешелек делегация катнашачак.

Иң зур делегация елдагыча Башкортстан Республикасыннан көтелә. Иң олы яшьтәге делегат Калининград өлкәсеннән  97 яшьлек Хәким Биктеев, ә иң яшь делегат Пенза өлкәсеннән 20 яшьлек Камил Юсеев булачак.

Исегезгә төшерәбез, быелгы форум Идел буе Болгарында Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу датасы кысаларында оештырыла. 20 май көнне дин әһелләре һәм куналар Казан шәһәре Җәмигъ мәчетенә нигез ташын салу тантанасында катнашачаклар. Төштән соң Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

21 май көнне Форум делегатлары ТР Спас районы Болгар шәһәрендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган “Изге Болгар җыены” тантанасында катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*