tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында кунакта Курган өлкәсе делегациясе
Татар конгрессында кунакта Курган өлкәсе делегациясе

Татар конгрессында кунакта Курган өлкәсе делегациясе

Бүген Татарстан башкаласы Казан шәһәре Россиянең 76 регионыннан җыелган татар дин әһелләрен кабул итә. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган “Милли тормыш һәм дин” XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумына килгән күпсанлы делегацияләр арасында Курган өлкәсеннән килгән милләттәшләребез дә бар.

Белүегезчә, агымдагы елның 8 нче май таңында Курган өлкәсе Шадринск районы Йолдыз (Эчкен) авылында  көчле янгын чыгып 250 дән артык йорт янып, 7 кеше вафат булган иде. Ут афәтеннән зыян күрүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтендөнья татар конгрессы иң беренчеләрдән булып милләттәшләребезгә ярдәмгә ашыкты. Шунлыктан да Курган өлкәсеннән килгән «Урал арты татарлары» җәмгыяте рәисе Марат Юнысов һәм Йолдыз авылының имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин җитәкчелегендәге делегация Татарстанга килгәч тә иң беренче эш итеп Татар конгрессына керүне намус эше булуын ассызыкладылар.

Кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев каршы алып, рәсми булмаган очрашуда Йолдыз авылын саклап калу буенча алып барылучы эшләр турында, Татар конгрессы тырышлыгы белән җыела торган гуманитар ярдәм һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Шулай ук очрашуда Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния назарәте рәисе Нәфигулла Аширов, Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров һ.б. милләттәшләребез дә катнаштылар.

Исегезгә төшерәбез, Йолдыз авылы халкына матди ярдәм җыю өчен махсус счет ачылды. Теләге булган һәр кеше түбәндәге күрсәтмәләргә нигезләнеп матди ярдәм күрсәтә ала.

Памятка для оказания гуманитарной помощи

Сбор денежных средств для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия (пожар)

Юридическое лицо: Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»,

ИНН 1653007500 / КПП 165501001

Юр. адрес:
420015, г. Казань, ул. К. Маркса, дом 38/5

Почтовый адрес:
420060, г. Казань, Площадь свободы, д. 1

Контакты (для справок): Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16

Эл. почта: [email protected]

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич
Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань

р/с 40703810162020100015

БИК 049205603

к/с 30101810600000000603

Назначение платежа:

Внимание! Обязательно для заполнения

«Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от стихийного бедствия жителям с. Юлдус (Шадринский МО Курганской области). Без налога (НДС)»

Пожертвовать деньги можно при помощи электронных платежных систем, банковской карты, систем оплаты мобильной связи.

В случае перечисления денежных средств для документального оформления пожертвования (бланки расположены ниже). Бумажный экземпляр просим Вас отправить по почтовому адресу Фонда ВКТ: 420060, г. Казань, Площадь свободы, д. 1.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*