tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 3 томлыгы тәкъдим ителде
Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 3 томлыгы тәкъдим ителде

Татар конгрессында “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының 3 томлыгы тәкъдим ителде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Зиятдин хәзрәт Нәҗметдиновның “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” дип аталган китабының 3 томлыгын тәкъдим итү чарасы узды.

Китапта Киров өлкәсе Нократ Аланы районының Иске Пенәгәр авылы тарихына караган материаллар урнаштырылган. Алар арасында авылда оешкан хуҗалыклар, яшәгән кешеләр , аларның язмышлары турындагы тарихи-документаль материаллар, өлкән буынның истәлек-хатирәләре бар. Шулай ук китапның 3 томында да район басма матбугатында чагылдырылып барган авыл хәбәрләре, бай күңелле авылдашларның шигырь-мөнәҗәтләре урын алган. “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабының соңгы томы исә кешеләр язмышын һәм Иске Пенәгәр авылы тарихын тагын да тулырак күзалларга мөмкинлек бирүче фотоматериаллар белән баетылган.

Әлеге китапның төзүчеләре булып Иске Пенәгәр авылы имамы Зиятдин хәзрәт Нәҗметдинов һәм шушы авылның китапханәчесе Нурисә Боһавиева тора.

Чарага килгән кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде:

-2018 елның февраль аеннан башлап бүгенге көнгә кадәр зур эш башкарылган. Зиятдин хәзрәт, аның фикердәшләре һәм авылдашлары ярдәмендә төзелгән 3 томлы китап шушы эшнең нәтиҗәсе булып тора. Сезгә әлеге зур хезмәтне халыкка тәкъдим итә алганыгыз өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Киров өлкәсе татарларының иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабын күптәннән Бөтендөнья татар конгрессы аша татар дөньясына танытасы килүен искәртеп үтте.

Чарага килгән кунаклар арасында Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Киров өлкәсеннән,Кукмара районыннан килгән кунаклар һ.б. бар иде.

Бүгенге көндә “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы барлыгы 900 данә тираж белән басылып чыккан.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*