tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловны котладылар
Татар конгрессында танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловны котладылар

Татар конгрессында танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагуловны котладылар

16 августта Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов туган көнен билгеләп үтте. Бүген аның иҗатына мөкиббән булучы милләттәшәләребез Бөтендөнья татар конгрессында кунак булдылар. Аларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров кабул итте.

Данис Шакиров Башкортстан татарларына Татар конгрессы алып барган эшчәнлек турында бәян итте. Ассызыклап 2020 елның августында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы хакында сөйләде. Җитәкче шулай ук якынлашып килүче җанисәпне дә телгә алды һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә әлеге чарага җитди карарга өндәде.

Очрашуда катнашучылар мондый сәяхәтне оешыруы өчен “Хәзинә-тур” җитәкчесе Комил Сираҗетдиновка һәм Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтләрен белдерделәр. Данис Шакиров, үз чиратында, Комил Сираҗетдиновка татар тарихын, мәдәниятен колачлаган “Татар дөньясы” китабын бүләк итте.

Белешмә өчен:

Танылган җырлар авторы, шагыйрь, журналист, шәхси нәшрият хуҗасы Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында  Башкортстанның Кырмыскалы районында туа. Бүгенге көндә Уфа шәһәрендә яши. Татар эстрадасы тамашачысына ул “Берләшик әле без, берләшик,  “Моңнар кайтсын авылга”, “Кайгы җиле какмасын” һ.б. җырлары аша таныш. Шулай ук Рамил Чурагулов быел беренче тапкыр уздырылган Ык буе авыллары Сабан туе гимны авторы да.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*