tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында «Ватан өчен көрәштә Пермь татарлары» китабын тәкъдим итү чарасы узды
Татар конгрессында «Ватан өчен көрәштә Пермь татарлары» китабын тәкъдим итү чарасы узды

Татар конгрессында «Ватан өчен көрәштә Пермь татарлары» китабын тәкъдим итү чарасы узды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Пермь шәһәренең Милли-мәдәни мохтарияте рәисе, техник фәннәре докторы, профессор, төбәк тарихын өйрәнүче милләттәшебез Данир Закировның «Ватан өчен көрәштә Пермь татарлары» китабының тәкъдим итү чарасы узды.

Чарада, Пермь өлкәсеннән килгән делегациядән тыш, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессының Төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән  эшләү комитеты җитәкчесе  Альберт Борһанов, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү Ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев, Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Малов, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров, ТР «Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов, тарих фәннәре докторы, профессор Энгель Таһиров, тарих фәннәре кандидаты, доцент Тәэминә Биктимерова, А. Алиш исемендәге Казан шәһәр балалар иҗаты сараеның патриотик тәрбия бүлеге мөдире Равилә Һадиева һ. б. катнашты.

Презентация барышында Данил Закиров китап татар халкының, шул исәптән Пермь краеның, элеккеге Молотов өлкәсенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турындагы тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча язылуын билгеләп үтте.

“Китапта халкыбызның 120дән артык лаеклы кыз-уллары, шул исәптән, Молотов өлкәсенең 75 батыры турында мәгълүмат тупланган”, – дип сөйләде автор.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров татар халкының батырлыгын пропагандалауда актуаль булган мөһим басма һәм «Татарлар: гамәл стратегиясе» документын тормышка ашыруга үз өлешен керткән өчен Данир Закировка рәхмәт белдерде. Шулай ук конгресс җитәкчесе билгеләп үткәнчә, якын араларда Пермь өлкәсендә экспедицияләр, төбәк тарихын өйрәнү конференцияләре планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, быел Пермь шәһәрендә туган якны өйрәнү эшчәнлеге башлануга 15 ел тулды, шушы аралык эчендә  Пермь татарларының, төбәкне торгызуга һәм үстерүгә керткән өлешләре, икътисад, фән һәм сәнгатьнең төрле тармакларында татар халкының казанышлары, шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән өлкән буын татарлары үрнәгендә татар халкын таныткан 20дән артык китап дөнья күрде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*