tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессында яңа китаплар тәкъдим иттеләр
Татар конгрессында яңа китаплар тәкъдим иттеләр

Татар конгрессында яңа китаплар тәкъдим иттеләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте белән берлектә сугыш, кораллы көчләр һәм хезмәт ветераннары, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Татарстанның һәм татарларның җиңүгә керткән өлеше” дигән темага түгәрәк өстәл оештырды.

Программа кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераны Харис Салихҗанның «Чутай бабай малайлары», һәвәскәр тарихчы Фәргать Әхмәтшинның Россия Герое Марат Радик улы Әхмәтшинның тормыш юлына багышланган “Без Кубрат хан оныклары”, Татарстанның “Хәрби дан клубы” ассоциациясе рәисе Михаил Черепановның «Нет в России семьи такой»  (1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында татарлар һәм татарстанлыларның батырлыгы турында) китаплар сериясе тәкъдим ителде.

Түгәрәк өстәл тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһановның сәламләвеннән башланып китте. Алга таба сүз мәртәбәле кунакларга һәм китап авторларына бирелде.

Чарада китап авторларыннан тыш, тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, сәясәтче Индус Таһиров, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты профессоры, Дөнья мәдәнияте институты (ЮНЕСКО) ректоры, «Европа-Азия» Халыкара гуманитар академиясе президенты Энгель Таһиров, җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова, сәнгать белгече, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Розалина Шаһиева һ.б. танылган шәхесләр ктанашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*