tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV «Tamga» лабораториясе: Кариев театры шигърияткә мөрәҗәгать итәчәк
IV «Tamga» лабораториясе: Кариев театры шигърияткә мөрәҗәгать итәчәк

IV «Tamga» лабораториясе: Кариев театры шигърияткә мөрәҗәгать итәчәк

20-25 июньдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында IV «Tamga» лабораториясе уза.

Театр һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. Лаборатория – театрның үз алдына куйган сынавы да, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы да.

Бу елгы «Tamga»ның темасы – шигърият. Режиссерлар Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов, Наис Гамбәр иҗатына мөрәҗәгать итәчәк.
Без пластика, музыка һәм визуаль метафоралар аша актерларның шигъри текст киңлекләрендә яшәешен өйрәнергә булдык. Шуңа күрә башка еллардан аермалы буларак, бу елны лаборатория кысаларында  үзенчәлекле иҗади тандемнар барлыкка килде:

  • режиссер Лилия Нурель – рәссам Алинә Алимова,
  • режиссер Булат Минкин – композитор Илнар Фәйзетдинов,
  • режиссерлар Родион Сабиров һәм Ангелина Мигранова – хореограф Анастасия Ребкало.

Алар биш көн дәвамында театр артистлары белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр, яшьләр өчен спектакль эскизлары әзерләячәк. Быелгы «Tamga» лабораториясендә без тойгы-кичерешләр белән эшләргә булдык. Нәрсә соң ул тою? Барысы да балачактан башлана. Беренче тапкыр кулыңа төшкән кар бөртеге, чәч толымнарыңны иркәләгән җил, борынны кытыклаган хуш исле шомырт исе. Болар барысы да тормышның бер мизгелендә безгә сеңеп кала һәм гомер буена озата килә. Ә шигъриятнең асылы шул бит – хәтерләү…
Димәк, IV «Tamga» лабораториясе иҗади тандемнары 3 тематик юнәлештә эшләячәк:
•    «Дөньяны тану»
•    «Дөнья белән күзгә-күз»
•    «Дөнья белән хушлашу»

25 нче июньдә эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк. Чараның төгәл вакытын өстәмә хәбәр итәчәкбез. IV нче «Tamga» лабораториясе кысаларында куелган эскизларны карар өчен тәнкыйтьчеләр Жанна Зарецкая һәм Екатерина Рябова чакырылды.

Ә инде 27 нче июньдә 18:30 сәгатьтә театр «Алтынч[ае]ч» спектакле белән 34 нче сезонын йомгаклый.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*