tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2018» бәйгесе финалисты Ризидә Мигранова: “Бу бәһасез тәҗрибәне мин мәңгегә үз йөрәгемдә саклаячакмын”
«Татар кызы-2018» бәйгесе финалисты Ризидә Мигранова: “Бу бәһасез тәҗрибәне мин мәңгегә үз йөрәгемдә саклаячакмын”

«Татар кызы-2018» бәйгесе финалисты Ризидә Мигранова: “Бу бәһасез тәҗрибәне мин мәңгегә үз йөрәгемдә саклаячакмын”

«Татар кызы-2018» бәйгесенең финалисты, Чиләбе өлкәсе данын яклаган Ризида Мигранова үзенең тәэсирләре белән уртаклашты:

«Татар кызы-2018» бәйгесе минем өчен татар мәдәнияте дөньясына ишек ачты. Бу кызык һәм гаҗәеп маҗаралар 10 ай булды. Бу вакыт эчендә мин күп нәрсәгә өйрәндем һәм күп нәрсә белдем. Мин яңа дуслар таптым.

Бу бәһасез тәҗрибәне мин мәңгегә үз йөрәгемдә саклыйм. Бөек халкыбызның мәдәнияте турындагы белемнәремне татар яшләре белән бик теләп уртаклашачакмын. Оештыручыга һәм искиткеч конкурсның президентына -Лена Рафиковна Колесниковага, минем белән эшләгән иң яхшы укытучыларга һәм оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтлемен. Бу Сания Вахит кызы Шевченко, Л. М. Алмаева, Т. В. Капитонова, Д. Ф. Сафин, В. К. Загидуллина һәм башкалар. Шулай ук рәхмәтемне әйтәсем килә сезгә, кадерле дусларым һәм җанатарлар. Татар мәдәнияте дөньясына үз юлымны нәкъ менә «Татар кызы» бәйгесеннән башлавыма бәхетлемен.”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*