Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018”: финалга әзерлек кызганнан-кыза бара
“Татар кызы-2018”: финалга әзерлек кызганнан-кыза бара

“Татар кызы-2018”: финалга әзерлек кызганнан-кыза бара

“Татар кызы-2018 бәйгесенә әзерлек кызганнан-кыза бара. 14 финалист кыз Казанга килеп, башкаланың Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узачак төп тамашага әзерләнә. Һәр көн катнашучы кызлар өчен яңа тәҗрибә бирә, яңа шәхесләр белән таныштыра һәм белемнәрен үстерә.

Хәзер татар кызларының программасы тулысынча финалга әзерлек эшләре белән тулган. Кичә кызлар сәхнә теле буенча мастер-класс, тавыш белән эшләү үзенчәлекләренә төшенделәр, шулай ук вокал, хореография, дефиле дәресләре узды. Төшке аштан соң танылган татар хатын-кызларының тарихлары белән татар бистәсе һәм Казан урамнары аша таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*