tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Айгөл Котдусова: Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык
«Татар кызы» финалисты Айгөл Котдусова: Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык

«Татар кызы» финалисты Айгөл Котдусова: Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык

Казанда 17 сентябрьдә Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә узачак халыкара «Татар кызы» бәйгесенә әзерлек башланды. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган унөч кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак. Татарстан данын бу бәйгедә Саба районы кызы Айгөл Котдусова яклаячак. Айгөл 2021 елда Татарстан күләмендә үткәрелгән бәйгедә гран-при яулаган иде. Ул халыкара бәйгедә Татарстанны тәкъдим итү зур горурлык булуын әйтте.

«Татарстанны тәкъдим итү минем өчен зур җаваплылык һәм әйе, әлбәттә зур горурлык! Мин әти-әниемнең, авылымның, туганнарымның, районымның, Татарстанымның зур ышанычын һәм көчен тоям! Ни дисәң дә, мин үз өемдә һәм бу миңа бик күп көч бирә. Бу этап безнең барыбызның да зур җиңүе, дип саныйм. Без бу вакыйганы бик озак көттек һәм бу кызларда да сизелә, чөнки һәрберебез һәр минуттан, һәр дәрестән ләззәт алабыз», – диде ул.

Айгөл Котдусова «Татар кызы» бәйгесен Германиядә практика үтәргә баргач белеп ала һәм кайткач катнашырга була.

«Чит илдә торып карагач кына, Татарстанымнан читтә яши алмаганымны аңладым. Татарстанны, Казанны бик тә сагынган идем. Кайткач та, шул сусауымны басыр өчен бар Казанны, авылны җәяүләп әйләндем. Хәтта туган шәһәрем Чаллыга да барып кайттым», – ди Айгөл.

Төрле сәбәпләр аркасында бәйгенең 2021 елгы халыкара этабы ике елга күчерелде. Айгөл Котдусова сүзләренчә, проектның ике елга сузылуы юкка гына булмаган.

«Миңа калса әлеге проектта теләге булган һәр кыз катнашып карарга тиеш. Бу проект дәвамында мин үземә ышанычны арттырдым, үзебезнең милләтебез тарихын, гореф-гадәтләрен тагын да ныграк өйрәндем, үземне төрле яктан ачып карадым, төрле илләрдән дуслар таптым. Әлеге проектның ике елга сузылуы бәлки юкка гына булмагандыр да, чөнки бу безне сабырлыкка өйрәтте һәм 2021 нче елгы алган тәҗрибәбезне ныгытты», – дип сөйләде халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалисты Айгөл Котдусова.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*