tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулы чишмәләре тарихы
Баулы чишмәләре тарихы

Баулы чишмәләре тарихы

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы Баулы бүлекчәсенең “Башы – тауда, аягы – диңгездә” проекты кысаларында, Хәнсевәр авылы чишмәләре тарихына багышланган язма тәкъдим итәбез.

Безнең Хәнсевәр авылы таулар итәгендә, Кандыз елгасы буенда урнашкан. Авылыбызны икегә бүлеп, инеш ага, нәкъ менә шул инеш авылыбызда чыга торган чишмәләрдән үзенә көч җыя. Авылыбыз кечкенә булса да, чишмәләргә бик бай. Беренчесе – авыл башындагы “Шәйхи чишмәсе”, ул суүткәргеч аша авылыбызны су белән тәэмин итә.

Икенчесе – “Зур чишмә”. Кырда эшләүче абый-апалар, шул чишмә янына кайтып, ял итә торган булганнар: битләрен юып, тәмле суларын эчеп, хәл җыйганнар. Кырга, басуга да суны шуннан ташыганнар.

Өченче чишмә – “Урта чишмә”. Ул чишмә суын бөтен авыл халкы кулланган, суын эчкән, керләрен шунда чайкаган. Хәзерге вакытта бу чишмә яны ял урыны буларак кулланыла. Аны – Рәбига чишмәсе дип, ә аның өстендәге тауны Рәбига тавы дип йөртәләр. Аның тарихын язып үтәм. Борынгы заманда, бер яшь килен, кышын иртә таңнан чишмәгә китә. Ул чыгу белән күз ачкысыз буран башлана. Яшь килен, адашып, тау өстенә менеп китә һәм шунда туңып үлә… Чишмәне аның исеме белән атыйлар.

“Зур чишмә” белән “Урта чишмә” арасында вак чишмәләр бик күп, ә шуларның иң шифалысы – “Күз чишмәсе”! Анда, теләк теләп, вак тиен акча ташлыйлар. Суы күзләргә файдалы. Авыл халкы, елга бер тапкыр булса да шул чишмәгә барып, күзләрен юа торган булган.

“Урта чишмәдән” соң – “Бөтнек чишмәсе”, ул әле яшь чишмә. Аның тирә-ягында бик күп бөтнек үсә.

Урамның икенче очында “Кәррам чишмәсе” һәм “Закир бабай чишмәсе” бар. Аларның да сулары бик тәмле һәм чиста. Менә бер урамда гына да ничә зур чишмә бар!

Авылның икенче урамында (Яңа урамда) – “Кәлимулла чишмәсе”, Яңа Шалты авылына баручы юлда “Дүрт чишмә” дип аталган чишмә бар. Ул чишмәдән ике төрле су ага, берсе ашказаны эшчәнлеге өчен файдалы дигән фараз да йөри.

Менә бу чишмәләр барысы да Хәнсевәр инешенә ага. Инеш суы, бара торгач, Кандыз елгасына, Кандыз елгасы Ыкка коя. Ык – Камага, Кама – Иделгә, ә Идел бу суларны Каспийга тапшыра! Хәнсевәр чишмәләренең, кечкенә инешнең, Кандыз елгасының шәҗәрәсе менә шундый!

Автор – Алия Газыймова. Фото: Алия Газыймова шәхси архивы

Тулырак: bavly-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*