tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы» финалисты Динә Абдуллина:Татар телен яхшы белүче белән генә гаилә корачакмын
26.08.2021 - Татар кызы 2021 бәйгесенең иҗади этабы (Салават Камалетдинов )
26.08.2021 - Татар кызы 2021 бәйгесенең иҗади этабы (Салават Камалетдинов )

«Татар кызы» финалисты Динә Абдуллина:Татар телен яхшы белүче белән генә гаилә корачакмын

«Татар кызы» бәйгесенең халыкара этабында Мәскәү өлкәсен Динә Абдуллина тәкъдим итә. Бәйгегә эләгүе һәм финалга әзерлек турында ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Динә сүзләренчә, бәйге аңа сөйләмен яхшыртырга ярдәм иткән. «Телемә, сөйләмемә бик игътибарлы була башладым, аны алынма сүзләрдән даими чистартып торам. Татар телен камил белүче, үземнән дә яхшырак сөйләшүче кеше белән генә гаилә кора алачагымны аңладым», – ди Динә.

Динә Абдуллинага 23 яшь. Ул Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, хәзер биология, химия, география фәннәрен укыта. Мәскәү күләмендә үткәрелгән «Татар кызы» бәйгесендә ул 2020 елда җиңүче булып таныла. Шул елдан бирле Мәскәүдә бәйге үткәрелми. Динә фикеренчә, халыкара бәйгедә җиңүе Мәскәүдә «Татар кызы»ның кабат сафка басуына этәргеч булачак.

«Бәйге бик югары дәрәҗәдә үткәрелеп, башкалабызда яшәүче күпсанлы кызларга милли кыйммәтләребезгә якынаерга ярдәм итә иде. Җиңүне үз канатларымда өлкәмә алып кайтсам, бездәге оештыру комитеты кабат сафка басар иде. Мәскәүдәге милли җанлы татарларга, шушы бәйгенең өлкә этабын оештыручыларга һәм гаиләмә шундый шатлык бүләк итү теләге миндә бар», – ди ул.

Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең финалы 17 сентябрь Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үтәчәк. Дүрт чит ил һәм Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган унөч кыз «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак. Хәзерге көндә кызлар финал тамашасына Казанда әзерләнә.

«Әзерлек беренче чиратта гомер буе дәвам иткән дип уйлыйм. Һәр көнне яңа матур сүз кулланган, зәвыклы кием кигән, курайда бер милли көй өйрәнгән, бер халык җыры җырлаган, татар яшьләре белән җыелыш оештырган саен минем татар җаныма, үзаңыма бер тамчы, «бер чүмеч» су салына бара. Ә биредә болар барысы калкып чыга, кулланылыш таба. Бию, сөйләм, җыр, артистлык осталыгын яхшырту өчен чын-чынлап тир түкмичә дә булмый», – дип сөйләде Динә.

Шулай ук, ул финалга әзерлек дәверендә күптәнге хыялы – музыкаль белем алу турында ныграк та уйлый башлавын әйтте.

«Балачактан җырлыйм, үзлегемнән төрле коралларны үзләштерәм, тик белем җитмәгәнен тоям. Әлегә моны ничек чынга ашырырга икәнен белмим, ләкин ким дигәндә, финал барышында мин бу турыда хыялланырга һәм хәтта әйтергә курыкмый башладым. Музыка, иҗат минем шәхесемнең зур өлешен били. Үземне фән белән генә бәйләп карауларын теләмим. Шулай ук берничә елдан Казан шәһәренә күченеп, Мәскәүдә алган тәҗрибәмне биредә кулланырга, татар мохитендә гаилә корып балалар үстерергә телим», – дип уртаклашты Динә Абдуллина.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*