tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар режиссеры Дагыстан театрында Әлмәндәргә тагын 100 ел гомер бүләк иткән
Татар режиссеры Дагыстан театрында Әлмәндәргә тагын 100 ел гомер бүләк иткән

Татар режиссеры Дагыстан театрында Әлмәндәргә тагын 100 ел гомер бүләк иткән

Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын Дагыстанның Табасаран дәүләт драма театрында кую өчен әсәргә кайбер үзгәрешләр кертергә туры килгән. Бу хакта әлеге театрда спектакль чыгарган татар режиссеры Дамир Самерханов сөйләде.

Минзәлә театры режиссеры Дамир Самерханов Табасаран театры чакыруы буенча биредә спектакль чыгарган. Театр җитәкчелегенә үзенең иң ышанычлы укучысы буларак, Дамир Самерхановны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим иткән. ТР Мәдәният министрлыгы да татар режиссерының татар әсәрен Дагыстан театрында куюына теләктәшлек белдергән.

Спектакльнең исеме – “Йик уз ккадарза”, рус теленә “К смерти не готов” дип тәрҗемә ителгән. Дамир Самерханов әйтүенчә, табасаран театры әсәрне үз халкы тормышына якынлаштырырга тәкъдим иткән. Шуңа да кайбер исемнәр үзгәртелгән, кайбер күренешләргә дә үзгәрешләр кертергә туры килгән. Әйтик, Дагыстандагы мөселман халкы өчен егетнең кыз яшәгән ишегалдына керүе, Хәмдебануның да Әлмәндәр карт ишегалдына керүе ярамый торган эш, шуңа бу күренешләргә үзгәрешләр кертелгән.

“Ахырдан да театр Әлмәндәр-Алидар картның үлемен теләмәде. Карт әкренләп Әҗәлне кешеләштерә, Әҗәл картны алып китмәде, ә тагын 100 ел бүләк итте. Мин Әлмәндәр карт өчен табасаран җырларын табуларын сорадым. Менә дигән җырлар табылды. Соңыннан спектакльне карагач: “Сез безнең халыкка җырларыбызны җырлаттыгыз”, дия-дия рәхмәт укыдылар. Халык анда театрны бик ярата”, – диде Дамир Самерханов.

Спектакль табасаран телендә чыгарылган. Режиссер табасаран теленең иң авыр телләрнең берсе булып саналуын искәртте. Бу телдә килешләр саны да унтугыз. “Спектакльне озак эшләдек. Рамазан ае туры килде, бөтен артистлар белән ураза тоттык, әмма бердәм булгач, бик җиңел икән ул”, – ди режиссер.

Спектакль шушы көннәрдә сәнгать советы аша үтте. Спектакль “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган. Дамир Самерханов мөмкинлек табылып әлеге театрның Татарстанда үткәрелгән берәр театр фестиваленә килүенә өметләнә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*