tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең финалистлары билгеләнде

«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең финалистлары билгеләнде

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең чираттагы конкурс комиссиясе утырышы узды. Анда исә оештыру комитетына тапшырылган барлык эшләр каралып финалга чыгучылар билгеләнде.

Финалга чыгучылар:

  1. Рәүф Ваһапов, “Нижгар татарлары” журналы, Түбән Новгород шәһәре.
  2. Ләйсән Газизова, “Актаныш авазы” телевидениесе, Актаныш шәһәре.
  3. Айдар Гыймадиев, «Сабантуй» журналы, Казан шәһәре.
  4. Линар Закиров, “Татарстан” журналы, Казан шәһәре.
  5. Рүзәл Мөхәммәтшин, «Безнең мирас” журналы, Казан шәһәре.
  6. Алисә Сабирова, “Шәһри Казан” газетасы, Казан шәһәре.
  7. Искәндәр Садретдинов, “ТНВ” телерадиокомпаниясе, Казан шәһәре.
  8. Фәнзилә Салихова, “Моя Удмуртия” телеканалы, Удмуртия Республикасы, Ижау шәһәре.
  9. Рамис Сафин, Ульяновск шәһәре.
  10. Наил Таһиров, Казан шәһәре.
  11. Римма Умитбаева, “Тобольское время” телерадиокомпаниясе, Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре.
  12. Фәридә Филатова, “Әтнә таңы” газетасы, Әтнә районы.
  13. Шәмсия Хәлимова, “Дуслык” газетасы, Киров өлкәсе.
  14. Мөслимә Шәфыйк, Казан шәһәре.
  15. «Ватаным Татарстан» газетасы, Казан шәһәре.
  16. «Гаилә һәм мәктәп» журналы, Казан шәһәре.
  17. “Татар-информ” мәгълүмати агентлыгы, Казан шәһәре.
  18. «Татарстан» радиосы, Казан шәһәре.
  19. “Салават күпере” журналы, Казан шәһәре.

Җиңүчеләрне билгеләү һәм аларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыру Казанда 2016 елның 28 октябрендә узачак.

Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җитәкчеләгән түбәндәге комиссия билгеләячәк:

Марсель Галиев, язучы, шагыйрь, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; 

Гөлнара Сабирова, «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире;

Ләйсәнә Садретдинова, “Яңа гасыр” каналының “Татарлар” тапшыруы баш мөхәррире;

Миңназыйм Сәфәров, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире;

Илфат Фәйзрахманов, “Безнең гәҗит” газетасы баш мөхәррире;

Гөлназ Шәйхиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик Идарәсе җитәкчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*