tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар Штабы”нда Башкорт театры артистлары белән очрашу узды
“Татар Штабы”нда Башкорт театры артистлары белән очрашу узды

“Татар Штабы”нда Башкорт театры артистлары белән очрашу узды

“Мәскәү татар Штабында” М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры артистлары белән очрашу кичәсе узды. Чарада татар һәм башкорт телләрен мәктәпләрдә укыту проблемасы да күтәрелде.

Мәскәүдә татар йорты саналган “Татар Штабында” галимнәр, язучылар, дин галимнәре, артистлар белән очрашулар даими уздырыла. Шушы елның гыйнварында Г. Камал театрының Мәскәү гастрольләре вакытында “Татар Штабында” татар артистлары белән очрашу үткәрелгән иде. Бер ай да узмады Мәскәүгә башкорт театры иҗади сәфәр белән килде һәм, әлбәттә, “Штабта” М. Гафури театры артистлары белән очрашу әзерләнде. Чарада Мәскәү татар студентлары клубы җитәкчеләре һәм активистлары катнашты. Кичке спектакльдән соң узган кичәгә йөздән артык милләттәшебез җыелды.

Кичәне Башкортстанның халык артисты Сара Буранбаева алып барды. Чара театрның сәнгать җитәкчесе Олег Ханов чыгышы белән башланып китте. Театр җитәкчесе татар оешмасының башкорт театрын шул дәрәҗәдә хөрмәтләп кунак итүенә, Мәскәү җәмәгатьчеленең гастрольләргә игътибарлы булуына рәхмәтен белдерде. Шулай ук театр сәнгатенең татар һәм башкорт халкының рухи, мәдәни үсешендә зур урын тотуын билгеләп узды.

Театр режиссеры Айрат Абушахманов чит төбәкләрдә татар-башкортларның милли тормышы кайнап торуына тукталды. “Читкә чыккач, безнең халыкның сакланганын күреп күңел сөенә. Хәтта телне, мәдәниятне саклау теләге көчлерәк тә”-, дип чыгыш ясады “Зөләйха күзләрен ача”, “Шәүрәкәй” кебек популяр спектакльләр режиссеры Айрат Абушахманов.

Кичә барышында туган телләрне укыту проблемасы да читтә калмады. Бу турыда театрның танылган артисты Илдар Гомәров чыгыш ясады. Ул Башкортстанда, Татарстанда татар-башкорт телләрен мәҗбүри (мотлак) укыту кирәклеге турында әйтеп узды.

“Безнең халыклар телгә каршы сәясәттә үз югалып калмады, Башкортстанда башкорт, Татарстанда татар телен мәктәпләрдә укытуны таләп иттеләр. Үзебезне югалтмасак иде” -, дип белдерде Илдар Гомәров.

Чара җыр-моң белән үрелеп барды. Яшьләр алдында танылган актерлар Нурия Ирсаева, Хөрмәтулла Үтәшев, Илсөяр Газетдинова, Суфия Корбангалиева һәм башкалар башкорт җырларын, шигырьләрен башкарды.

Очрашу Мәскәүнең “Ак тирмә” башкорт ансамбле чыгышы белән тәмамланды.

Татар Штабы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*