tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар” татар кухнясы кафе-музее рәсми рәвештә ачылачак
“Татар” татар кухнясы кафе-музее рәсми рәвештә ачылачак

“Татар” татар кухнясы кафе-музее рәсми рәвештә ачылачак

11 декабрьдә, 17:00 сәгатьтә “Татар” татар кухнясы кафе-музее рәсми рәвештә ачылачак – ул Казан Кремле территориясендә, 5 нче йорт, 3 нче подъездда урнашкан.

Оештыручылар ачылыш хөрмәтенә татар телендә күңел ачу программасы вәгъдә итә: татар җырлары, тере музыка, сый-нигъмәтләр,шоу-программа һәм бүләкләр көтелә. Кунакларга коймак һәм хуш исле үлән чәе тәкъдим итәчәкләр, дип яза Бизнес-онлайн.

“Татар” кафе-музееның үзенчәлеге шунда ки, милли ризыклар белән сыйланудан тыш биредә һәр кеше татар халкының мәдәнияте, көнкүреше һәм традицияләре турында күбрәк белә алачак. Татарларның көнкүреше чагылышын интерьерның һәр деталендә күрергә мөмкин: кулдан эшләнгән балчык чүлмәкләрендә, татар башкаручыларының җырларын белән пластинкаларны уйната торган патефонда, бизәкле җиһазларда, һәрбер татар йортында диярлек булган сандыкта.

Ресторан 100 кешегә исәпләнгән, намаз уку урыны, шулай ук балалар өчен зур уен зонасы бар. Менюда традицион һәм заманча татар ризыклары тәкъдим ителгән.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*