tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрлары актерлары совет мультфильмнарындагы җырлардан концерт күрсәтәчәк
Татар театрлары актерлары совет мультфильмнарындагы җырлардан концерт күрсәтәчәк

Татар театрлары актерлары совет мультфильмнарындагы җырлардан концерт күрсәтәчәк

Камал, Тинчурин театрлары һәм татар Яшь тамашачылар театры актерлары совет мультфильмнарындагы җырларны башкарачак. Балаларны яклау көненә багышланган «Мультконцерт» онлайн-форматта 31 майда һәм 1 июньдә була.

Тамашаны социаль челтәрләрдә «Татаркино» аккаунтларында карарга мөмкин.

Акциядә «Зөләйха күзләрен ача», «Байгал», «Кире» фильмнарында төшкән танылган актерлары катнаша. Алар арасында Фирая Әкбәрова, Ирек Хафизов, Ришат Әхмәдуллин, Гүзәл Минакова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм башкалар бар.

Чарада шулай ук балалы гаиләләр дә катнаша ала. Моның өчен теләсә кайсы мультфильмнан җыр башкарырга һәм аны видеога төшереп, Instagram социаль челтәрендә #Мультконцерт #Татаркино хештегы белән урнаштырырга кирәк.

Иң яхшы номерлар 8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, призлар белән билгеләп үтеләчәк. Шулай ук призер гаиләләр 8 июльдә «Мир» кинотеатры янындагы Аксенов скверында офлайн-форматта узачак концертта чыгыш ясау өчен чакырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*