tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрын Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән шәхес
Татар театрын Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән шәхес

Татар театрын Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәргән шәхес

Мәшһүр режиссёр, драма актеры, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Марсель Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә Казанда ТАССРның халык артистлары Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан университетының юридик факультетына укырга керә һәм аны тәмамларга бер ел калгач, А.В. Луначарский исемендәге Театр сәнгате институтына күчә.

1962 елда институтны тәмамлаганнан соң Казан яшь тамашачылар театрында режиссёр һәм сәнгать җитәкчесе булып эшли. 1966 елдан аның язмышы аерылгысыз рәвештә Татар академия театры белән бәйләнә — гомеренең соңгы көннәренәчә аның баш режиссёры була.

1966–2002 еллар Камал театры тарихында Марсель Сәлимҗанов дәвере буларак истәлекле. Аның сәхнәсендә 100 дән артык исемдә спектаклькуеп, баш режиссёр татар театрының заманча драматургиягә нигезләнгән какшамас базасын булдыра. Татар драматурглары әсәрләреннән тыш, дөнья классикасы үрнәкләренә дә мөрәҗәгать итеп, ул даими рәвештә репертуарны баета һәм камилләштерә бара.

Аның чор үзенчәлекләрен нечкә сиземләве, метафорик шартлылык белән тормышчанлыкның үрелеше, образларның тирән психологик чагылышы нәтиҗәсендә спектакльләрдә тормыш фәлсәфәсенең төп чыганаклары ачыла. Марсель Сәлимҗанов җитәкчелегендә коллектив татар театры традицияләрен яңа яссылыкта үстерүгә юнәлеш ала.

Тамашачының мәхәббәтен яулаган спектакльләр арасында «Әлдермештән Әлмәндәр» аерым урын били. Аны сәхнәгә куйган өчен 1979 елда Марсель Сәлимҗанов РСФСРның К.С. Станиславский исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Спектакль, совет телевидениесе тарихында беренче тапкыр, 1984 елда СССР Үзәк телевидениесенең 1 нче каналы аша күрсәтелә. Шул рәвешчә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәманың баш режиссёры Марсель Сәлимҗановның казанышы гомумсоюз дәрәҗәсендә таныла.

Марсель Сәлимҗанов татар театр сәнгате үсешенә талантлы педагог буларак та зур өлеш кертә. Ул Казан театр училищесында, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта. Театрда эше тыгыз булуга карамастан, театр өчен яшь кадрлар әзерләүгә, аларның сәхнә осталыгын үстерүгә көчен һәм вакытын кызганмый.

Марсель Сәлимҗанов киң колачлы җәмәгать эше алып бара. 1997 елдан ул Россия Федерациясе Президенты каршындагы Әдәбият һәм сәнгатьөлкәсендә дәүләт бүләкләре комиссиясе әгъзасы булып тора, төрле театр җәмгыятьләренең рәисе, җитәкчесе вазифаларын башкара.

Марсель Сәлимҗановның театр сәнгате өлкәсендәге һәм күпкырлы эшчәнлеге югары бәяләнә. Ул ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгатьэшлеклесе, РСФСР һәм СССРның халык артисты исемнәренә, Татарстан Фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә, ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге, РСФСРның Константин Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләренә, Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең «Алтын битлек» милли бүләгенә лаек була, Дуслык ордены белән бүләкләнә.

Төрле дәрәҗәләргә ирешеп, ил күләмендә абруйлы мәдәният эшлеклесе буларак танылса да, Марсель Сәлимҗанов чиста күңелле, кайгыртучан, җор табигатьле, кешелекле шәхес булып кала. Хезмәттәшләренең уңышларына ихлас куана; сәхнә остасымы ул, әллә вахтёрмы — һәркайсына карата кайгыртулы мөнәсәбәттә була.

Атаклы драматург, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин хатирәләрендә аның хакында: «Марсельдә лидерлык сәләте көчле иде. Ул мине үз дәрәҗәсенә күтәрде. Гаять тыйнак иде, әмма һәрвакыт үз фикере булды», — дип искә ала.

Марсель Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында вафат була. Җәсәде Казанның Татар бистәсе зиратында җирләнә. Аның исеме Казандагы бер урамга һәм Актёрлар йортына бирелә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында бронза бюсты, Актёрлар йортына истәлекле такта куела. 2014 елда Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика бүләге булдырыла.

Марсель Сәлимҗанов татар театрын Россия һәм дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*