tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Өлкәннәр хөрмәтенә концерт
Өлкәннәр хөрмәтенә концерт

Өлкәннәр хөрмәтенә концерт

Халыкара өлкәннәр көне ООН Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1990 гамәлгә куела һәм октябрьнең беренче көнендә билгеләнеп үтелә. Бу дата уңаеннан оештырылачак чаралар бер көнгә сыймый, шуңа олы яшьтәге гражданнар хөрмәтенә кичәләр ун көн, яисә ае буе дәвам итә.

Түбән Новгород өлкәсе татар авылларында да һәр ел төрле тармакларда дистәләгән еллар намуслы хезмәт итеп, дан-абруй казанган ветераннарга багышлап бәйрәмнәр оештырыла. Камка өлкәннәре өчен шундый чара, барлык санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәп, узган шимбә көнне җирле мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды.

Клуб бинасына җыелган бер төркем авыл картларын бәйрәм белән яңа авыл мәчет имамы Равил хәзрәт Какушкин котлады. Күп еллар җирле администрацияне җитәкләгән грибанлы Мөнир Шәймәрдәновта камкалыларга нәтиҗәле уртак эшләре һәм дустанә мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде, иң җылы теләкләрен ирештерде. Ә әлеге башлык Наил Какушкин олы яшьтәге авылдашларына бүгенге катлаулы эпидемиологик чорда сәламәтлек теләде, үзегезне саклагыз, диде.

Җирле мәдәният йорты директоры Радик Батыршин чакыруы буенча Камка өлкәннәрен котларга Мөтеравыл, Грибан һәм Кочко-Пожар үзешчәннәре дә килгән иде. Бәйрәм сәбәпчеләрен сокландырып, Камканың сәләтле кызлары Алина Батыршина һәм Лилия Рыбакова типтереп биеде. Грибаннан Камил Шаймәрдәнов үзенең “коронный” җырын башкарды, ә аның авылдашлары Әнис һәм Гөлнур Секамовлар сәхнәләштергән күренеш күрсәтте. Мөтеравылдан Зиннур Бәюсов рус эстрадасының популяр артистларына пародия күрсәтте. Шулай ук үзе белән Эстониядән ялга кайткан якташларын да ияртеп китергән иде. Кочко-Пожар делегациясе, гадәттәгечә, иң зур иде. Бу юлы Жиһаншиннар дуэты белән бергә Наталья Бәдретдинова һәм Гөлнара Хакимова да чыгыш ясады. Ә яшь сәләтле үзешчәннәр Диляра Гаязетдинова, Ләйсән Абдрахманова һәм Алина Чистякова милли җыр-биюләрне башкарып кайнар алкышларга лаек булдылар. Сергач мәдәният йортының тавыш операторы Марат Каюмов та тамашачыларга иҗади номер бүләк итте.

Зөлфия Мангушева алып баруындагы концерт тәмамлангач, өлкәннәргә сый-хөрмәт күрсәтелде. Табын артында милли ризыклар һәм самавырдан чәй белән сыйланып, кунаклар сөйләште, аралашты, яшьлек елларын искә алды һәм бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерде.

Илнар САДЕКОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*