tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Россия ватандашлары конгрессында катнашучыларны Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәле белән таныштырды
Васил Шәйхразыев Россия ватандашлары конгрессында катнашучыларны Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәле белән таныштырды

Васил Шәйхразыев Россия ватандашлары конгрессында катнашучыларны Татарстан Республикасының социаль-икътисадый хәле белән таныштырды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев  бүген Мәскәүдә узучы Россия ватандашларының VII Бөтенроссия конгрессында катнаша. Утырыш секцияләргә бүлеп үткәрелә.

Татарстанның Вице-премьеры Васил Шәйхразыев – “Россия төбәкләренең чит илләр белән икътисадый хезмәттәшлегендә ватандашларның роле” дигән секциянең модераторы. Утырышта Румыния, Италия, Белоруссия, Америка Кушма штатлары һәм башка илләрдән вәкилләр – ватандашлар катнаша.

Васил Шәйхразыев чарага җыелучыларга Татарстанның икътисадый һәм социаль хәле, Россиядә тоткан урыны, чит илләр белән хезмәттәшлеге хакында сөйләде.  Бөтендөнья татар конгрессы уздыра торган чаралар – Сабан туйлары, татар яшьләре форумы, “Татар кызы” конкурсы, Россиякүләм оештырылучы форумнар, шулай ук Европа татарлары Альянсы эшчәнлеге белән таныштырды.

Чарада шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнаша. Утырышта ZOOM аша Казахстанда һәм Германиядә яшәүче татарлар чыгыш ясады. “Казахстанда татар һәм башкорт конгрессы” Республика иҗтимагый идарәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуда татарларның роле хакында сөйләде. Казахстанда 230 меңнән артык татар яши. Республика ярдәме белән Семейда Татар сәнгать мәктәбенә бина бирелде. Бөек шагыйрь Г. Тукай белән бәйле тарихи урыннар төзекләндерелә, дип белдерде Тәүфыйк Кәримов. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы белән алып барылган хезмәттәшлек хакында да сөйләде.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының. Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин да утырышта катнашучыларга  Германия һәм Татарстан арасындагы элемтәләр хакында сөйләде. Андагы Татарстан фирмаларының эшчәнлеге белән таныштырды.

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*