tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар театрының туган көне – онлайн!
Татар театрының туган көне – онлайн!

Татар театрының туган көне – онлайн!

1906 елның 22 декабрендә Казанда беренче тапкыр киң катлау тамашачылар өчен алдынгы яшьләр тарафыннан татарча ачык спектакль күрсәтелә, бу кичтә сәхнәдә “Кызганыч бала” драмасы һәм “Гыйшык бәласе” комедиясе уйнала. Шушы дата татар театрының туган көне дип санала…

Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры бүгенге бәйрәмне онлайн-форматта үткәрә.18-20 сәгатьтә Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсе татар театрлары катнашында Камал театры инстаграмында туры эфир үтәчәк. Быелгы катлаулы елга нәтиҗәләр ясалачак, татар театрларының 114-яшьлек туган көнен ничек уздырулары хакында сөйләшенәчәк.

Бәйрәм онлайн-марафоны “Дәресе гыйбрәттер театр” сәфәр-спектакле белән тәмамланачак. Тамаша театрның рәсми сайтында күрсәтеләчәк. Театрда күрешкәнгә кадәр!

Галиәскәр Камал исемендәге
Татар дәүләт Академия театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*