tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең июнь ае җиңүчеләре билгеле
«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең июнь ае җиңүчеләре билгеле

«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесенең июнь ае җиңүчеләре билгеле

«ТӘЭСИР» татар видероликлары бәйгесе дәвам итә. Июнь ае җиңүчеләрен игълан итәргә вакыт җитте. Июньдә конкурска 48 автордан 75 видеоролик килде. Алар жюри тарафыннан каралды һәм бәйгегә нәтиҗә чыгарылды.

«Профессионаллар» номинациясендә җиңүчегә 70 мең сум, ә «Һәвәскәрләр» номинациясендә җиңүчеләрнең һәркайсына 10 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Котлыйбыз!

«ТӘЭСИР» татарча видеороликлар бәйгесен туган телебезне популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Матбугат.ру» порталы оештыра. Төп шарт — видеороликларның татар телендә төшерелгән булуы. «ТӘЭСИР» бәйгесендә теләсә-кайсы шәһәр һәм районнан 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Бер айда бер автордан иң күбе өч видео кабул ителә. Роликларның дәвамлылыгы биш минуттан артмаска тиеш. Бер үк кеше бәйгедә ай саен, әмма һәрвакыт яңа ролик белән катнаша ала. Бәйге 2021 елның декабренә кадәр барачак. Акчалата бүләкләр дә ай саен уйнатыла.

Катнашыгыз, отыгыз! Бәхетегезне кулдан ычкындырмагыз! Сездән татар телендә кызыклы, оригиналь видеолар көтеп калабыз! «ТӘЭСИР» бәйгесенең бөтен шартлары Bayge.tatar сайтында.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*